Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 декабрь , 23:36

Читтән чирле бал кортларын кертү туктатылырмы?

Умартачылар чаң кага. 

zabrodenskoe.gosuslugi.ru
zabrodenskoe.gosuslugi.ru

Бүген, 3 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән “Туры элемтә” үткәрде.

Бөрҗән районыннан умартачы Вадим Сәйфетдинов Радий Хәбировтан республикага башка төбәкләрдән авыру бал кортларын контрольсез кертүне туктатуны сорады. Чөнки бу Башкортстан бал кортларының популяциясен киметә, диде ул.

“Мин моның авырткан проблема икәнен беләм. Бу мәсьәлә белән танышмын һәм умартачыларның, гадәттә, көньяк төбәкләрдән бал кортлары гаиләләрен алып кайтуларын һәм аннары балны Башкортстанныкы кебек сатуларын беләм. Антибиотиклар да кулланалар. Безнең ветеринария хезмәтләре бу хакта белә һәм үз чараларын үткәрә”, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов быел беренче тапкыр, Хөкүмәт карарына ярашлы, кортларны легаль булмаган рәвештә кертмәү буенча операция уздырылуы турында сөйләде.

“Бал кортларын легаль булмаган рәвештә кертмәү буенча төбәктә беренче тапкыр “Бал корты” операциясе узды. Һәм ул нәтиҗәләр бирде. Эш дәвам итәчәк. Безнең бал кортларын сакларга кирәк”, – дип аңлатты Илшат Фазрахманов.

Әйткәндәй, без әлеге проблема турында интервью әзерләгән идек.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: