Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 сентябрь , 17:12

Авыл халкын аучылар саклаячак

Югыйсә, авылга "чакырылмаган кунаклар" ияләшкән. 

Яндекс сурәтләр.
Яндекс сурәтләр.

Башкортстанның Белорет районы Усмангали авылына аюлар ияләшүе, аларның көпә-көндез урам буйлап йөрүләре турында хәбәр иткән идек.

Мәсәлән, кичә ана аю, баласын ияртеп, авылга килгән. Алар малларга зыян салган: бер ихатада ике сарыкка ташланганнар. Авылда яшәүчеләрнең берсе аюларны видеога төшерергә өлгергән. Аннан күренүенчә, аюлар көпә-көндез авыл урамы уртасында йөри. Ә бит бу юлдан балалар мәктәпкә бара...

Аюларның авылга килү факты расланды, диләр Башкортстанның Экология министрлыгында.

“Шуңа бәйле, аю аулауга рөхсәтләре булган аучылар бу хәлне контрольгә алдылар. Авыл әйләнәсе күзәтү астында”, – диде министрның урынбасары Камил Биргулиев.

Министрлык хезмәткәрләре аюга якын килергә ярамый, дип кисәтәләр. Хәтта бала аюга да кагылырга, аны ашатырга ярамый. Кыргый хайваннар куркыныч авыруларны таратучы булудан тыш, алар кинәт кенә агрессивка әйләнергә мөмкин. Әгәр аюга очрасагыз, аңардан качарга кирәкми, чөнки бу аңарда эзәрлекләү инстинктын уятырга мөмкин, очрашу урыныннан аюга арка белән борылмый гына китәргә кирәк, диләр белгечләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: