Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
23 сентябрь , 12:55

Аюлар авылдагы малларга ташланган

“Бәла буласын көтәләр микән ни?!” – дип чаң кага авыл халкы...

https://resbash.ru/
https://resbash.ru/

Кичә ана аю, баласын ияртеп, Белорет районының Усмангали авылына килгән. Килеп кенә калмаган, алар малларга зыян салырга өлгергән: бер ихатада ике сарыкка ташланганнар.

Бу хакта авылда яшәүче Гөлназ Хәлим кызы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Вконтакте” социаль челтәрендә хәбәр итеп, чара күрүләрен үтенгән.

“Моңарчы да аюлар авыл тирәли йөрде, вакытында чаралар күрелмәде, бәла буласын көтәләр, бу урамнарда балалар йөри”, – дип язган хатын.

Авылда яшәүчеләрнең берсе аюларны видеога төшерергә өлгергән. Аннан күренүенчә, көпә-көндез авыл урамы уртасында аюлар йөри. Ә бит бу юлдан балалар мәктәпкә бара.

Шунысын да әйтергә кирәк: бу хәл төпкел урында түгел, ә халык күп йөри торган Уфа–Белорет–Учалы трассасында урнашкан авылда булган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: