Торатауда турист хатын башына дельтапланерчының килеп төшүе (матбугат чаралары прапланерчы дип язды башта аны) хакында кичә язган идек. Бүген Mash Batash Телеграм-каналы күктән төшкән ир белән әңгәмәләшкән. Радик сөйләвенчә, ул гомере буе оча. Аның фирмалы дельтапланы бар, ди, әмма ул ышанычсыз. Ә менә үз куллары белән ясаган дельтапланда ул 20 еллап инде оча икән. Кичәге көнгә кадәр. Җилле көн манёврга урын калдырмаган, очучы турбулент зонага эләккән һәм җил көче аны туристлар өстенә китереп төшергән. Иваново өлкәсендә яшәүче Екатерина Радикны күрмәгән һәм аның астында калган. Екатерина җиңелчә җәрәхәтләнгән, бәхеткә, кул-аяклары сынмаган. Ул дәваханәдән чыккан. Радик бик борчыла, Екатерина белән даими элемтәдә тора – дәвалау белән булышыр өчен акча күчергән. Ир-ат үзе дә кулын җәрәхәтләгән, әмма аның өчен иң мөһиме – Екатеринаның сәламәт булуы.
Екатерина исә психологик травма алдым, моннан соң башкача шиханнарга күтәрелмәячәкмен, дип сөйләгән.
Екатерина Башкортстанга Иваново өлкәсенең Тейково шәһәреннән килгән. Бу - аның Ишембай районындагы тауларга икенче тапкыр менүе. Кичә ул аяк астына карап атлап барган һәм очучы аппаратны нәкъ күз алдында гына күргән. Беренче секундларда хатын бик авыртынган, тын алу авырлашкан. Соңрак табиблар күкрәк читлеге җәрәхәте диагнозы куйган. Турист хатын авырлык белән йөри, шуңа тернәкләнгәнче республикада калачак. Радикка ул ачуланмый, бу хәлне очраклык, ди. Ә менә тау биеклекләрен яулауны әлегә туктатырга уйлаган.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.