Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 июль , 01:20

Турист кызның башына парапланерчы килеп төшкән (ВИДЕО)

Коточкыч хәл бит бу! 

Торатау тавы тирәсендә күктә очкан парапланерчы турист кызның башына төшкән. Бу хәл шихан  башында булган. Яшь кызның кулы сынган, ул башка төрле җәрәхәтләр дә алган, кыскасы, имгәнеп, хәрәкәтсез калган. Коткаручыларны чакырганнар. Алар тау башына носилкалар белән менгән. Имгәнгән яшь кызга беренче  ярдәм күрсәткәннән соң МЧС хезмәткәрләре һәм ирекмәннәр, аны носилкаларда беркетеп, аска алып төшкәннәр. Ярый әле Торатауны баскычлар белән җиһазлаганнар, бу очракта алар бик ярдәм иткән. Турист кызны Стәрлетамак дәваханәсенә  госпитализацияләгәннәр. Парапланерчы үзе исә әллә ни җәрәхәтләнмәгән.

Бу хәл очраклы булса да, коточкыч инде. Экскурсиягә килгән урында башыңа төшеп, имгәтсеннәр  әле! Ярый исән калган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: