2 июль көнне Стәрлетамакның Артем урамындагы күп фатирлы йортта газ-һава катнашмасы шартлавы, нәтиҗәдә 7 кеше төрле пешүләр һәм тән җәрәхәтләре алуы, бер кешенең һәлак булуы турында язган идек. Соңрак йортның беренче подъездындагы кешеләргә вакытлыча яшәп тору урыны тәкъдим итүләре турында билгеле булды. Кичә шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов фатирларына зыян килгән стәрлетамаклыларга түләүләр һәм компенсацияләр түләнәчәк, дип хәбәр итте.
“Бүген Артём урамында газ шартлаган йортның беренче подъездында яшәүчеләр белән очраштык. Аларны борчыган күп сораулар буенча сөйләштек. Бу экспертиза үткәрү этабы, милеккә килгән зыянга бәя бирү, кешеләргә түләнәсе компенсацияләр һәм башкалар”, – дип язган Рөстәм Газизов үзенең социаль челтәрләрендә.
Түрә сүзләренчә, бу йортта яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү – көнүзәк мәсьәлә һәм ул күп хезмәтләр контролендә.
“Бүген Стәрлетамак буенча Тикшерү комитеты бүлеге җитәкчесе Салават Хәмидуллин белән очрашуга чакырдылар. Ул әлеге вакытта җинаять эше барышы турынңа сөйләде. Бүгенге көндә суд-медицина һәм шартлату-техник экспертизалары билгеләнгән. Якын арада төәелеш-техник экспертизаны билгеләячәкләр. Параллель рәвештә махсуслаштырылган оешма тарафыннан торак биналарның һәм подъездның техник торышына бәя биреләчәк”, – дип аңлатты мэр.
“Түләүләр буенча ничек һәм нинди күләмдә акчалар түләнәчәген җентекләп аңлаттык. Барлык сорауларны подъезд буенча билгеләнгән өлкән кеше аша хәл итәчәкбез дип килештек. Чираттагы очрашуны инструменталь экспертизадан соң алдагы атна уртасында үткәрәчәкбез, дип сөйләштек”, – ди Р. Газизов.
Чыганак: bashinform.ru