Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 июль , 13:32

Стәрлетамакта күп катлы йортта газ шартлаган

Бер кеше үлгән. 

Стәлрлетамак шәһәре хакимияте.
Фото:Стәлрлетамак шәһәре хакимияте.

Газ чыгып яту нәтиҗәсендә Стәрлетамак шәһәренең Артём урамындагы күп катлы йортта газ шартлаган.  Шартлауның көчле дулкыны тәрәзәләрне ватып очырган. Пыяла кисәкләре берничә метр ераклыкка сибелгән. Вакыйга урынында реанимобльләр әм янгын сүндерүчеләр эшли. Оператив штаб төзелгән. Аны шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов җитәкли.
Йорттагы күзәтү камерасы коточкыч хәлне төшереп алган. Шартлауга берничә секунд кала ана кеше подъездга кергән. Шартлау дулкыны подъезд ишеген кубарып бәләкәй кыз бала өстенә атып бәргән һәм коляскадагы нәнине аударган. Аннары подъезддан аркасына ут капкан кеше чыгып йөгерә.
Шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. 7 кеше җәрәхәтләнгән. Арада ике бала да бар.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: