Уфада шаһитлар социаль челтәрләр өчен гомерләрен кыл өстенә куеп, видео яздырган яшьләрне төшереп алганнар. Салават Юлаев проспектыннан китеп барганда егетләр (ә бәлки, үсмерләр) машина түбәсенә менгән.
Моны күрүчеләр аларның кылыгын тәнкыйтьләп чыккан.
“Күптән түгел генә биш кешене җирләделәр бит”, – дип язган бер комментарий калдыручы.
“Теге дөньяга ашыгалар”, – дип язган тагын бер кеше.
“Үз-үзләрен яклау тойгысы бармы бу яшьләрдә? Шулкадәр яшиселәре килми микәнни?”, – дигән тагын бер кулланучы.
Дәүләт автоинспекциясеннән бу вакыйгага карата рәсми комментарийлар әлегә юк. Хәер, кемнәр икәнлеген дә ачыкларлар, штраф та чәпәп куярлар.
Чыганак: bashinform.ru