Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 апрель , 09:12

Уфада коточкыч авария: биш кеше һәлак булган

Биш гаиләгә ачы кайгы килгән дигән сүз бу...

"Mash Batash " Телеграм-каналы
Фото:"Mash Batash " Телеграм-каналы

Бүген иртән Уфага  кергән тирәдә (Мәктәп тукталышына якын)  Уфа-Ырынбург юлының нче километрында “КамАЗ” юлларга су сиптерүче йөк машинасы белән “ВАЗ-2115” бәрелешкән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше үлгән һәм ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, ягъни җиңел машинада барлыгы 7 кеше  булган. 

Вакыйга урынына шунда ук  ашыгыч ярдәм бригадасы, тикшерү-оператив төркем килгән. Дәүләт автоинспекциясе,  БР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл һәлакәтләрен тикшерү буенча махсуслаштырылган бүлек хезмәткәрләре дә авария урынына килгән. Юл-транспорт вакыйгасы нечкәлекләре ачыклана.

Соңрак җиңел машинада яшьләр компаниясе булуы ачыклана. Авария нәтиҗәсендә 3 егет һәм 2 яшь кыз һәлак булган. Тагын бер егет белән бер кызны 22нче санлы дәваханәгә алып киткәннәр. “КамАЗ” водителе каза күрмәгән.

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, 21 яшьлек кыз бик аквыр хәлдә нейрореанимациядә ята, икенче 22 яшьлек егет  – нейрохирургия бүлегендә, аның хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре һәлак булганнарны машинаны кискәләп алганнар.

Вакыйга урынында хокук саклау органнары эшен Уфа прокуроры Сергей Воронов координацияли.

БР буенча ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, “ВАЗ-2115” водителе Уфадан чыккан вакытта юл уңаеннан хәрәкәт итүче “КамАЗ” белән бәрелешә. “КамАЗ” бу вакытта борылу маневрын башлаган була.

Әле хокук саклау органнары хезмәткәрләре машинада булган яшьләрнең шәхесләрен ачыклый. Чөнки аларның үзләре белән документлары булмаган. 

Чыганак: bashinform.ru

"Mash Batash " Телеграм-каналы
"Mash Batash " Телеграм-каналы
Фото:"Mash Batash " Телеграм-каналы
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: