Ырынбур өлкәсендә Салават шәһәреннән ике гаилә үлемечле юл авариясенә эләккән, дип язган идек. Юл һәлакәтендә дүрт кеше гомере өзелгән, шул исәптә бер бала да бар. “Мой Башкортостан” порталы мәгълүматы буенча, һәлак булучылар арасында кредит оешмаларының берсендә эшләүче 36 яшьлек ханым. Мәрхүмәнең коллегалары социаль челтәрләрдә аның якыннарының кайгысын уртаклашкан.
Авария корбаннары туганнарының сүзләре буенча, гаиләләр гимнастика буенча ярышларга китеп барган. Авария шулай ук 30 яшьлек ир белән хатынның һәм аларның 9 яшьлек кызларының гомерләрен өзгән.
4 май көнне Орск шәһәренә якынлашкан урында, Медногорскига борылыш янында кичке җиделәрдә Nissan X‑TraiI белән фура бәрелешүе билгеле. Исән калган 36 яшьлек ир һәм аның 9 яшьлек кызын дәваханәгә озатканнар. Соңрак кыз баланы вертолетта өлкә дәваханәсенә госпитализацияләгәннәр. Баланың әтисе – реанимациядә. Ике гаиләдә дә берешәр малай үскән. Фаҗига вакытында алар әти-әниләре янында булмаган. Юл һәлакәте сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru