Башкортстан кешеләре Ырынбур өлкәсендә юл һәлакәтенә очраган. Дүрт кеше үлгән, шул исәптә бер бала, дип хәбәр итә төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Авария Ырынбур өлкәсендә М5 Урал трассасында, Орск шәһәренә якынлашкан юлның Медногорск борылышында теркәлгән. Кичке җиденчеләрдә фура белән Nissan X-TraiI бәрелешкәннәр.
Кызганычка каршы, юл һәлакәте нәтиҗәсендә Nissan X-TraiI машинасындагы 4 кеше һәлак булган (1 ир-ат, 2 хатын-кыз һәм 1 бала). Тагын ике кеше җәрәхәтләнгән, шуларның берсе – бала.
Исән калучылар – 1988 елгы ир-ат һәм аның 2015 елгы кызы. Аларны авыр хәлдә Медногорск дәваханәсенә илткәннәр. Фура водителе каза күрмәгән. Һәлак булучылар Салават шәһәреннән, ди.
Авария сәбәбе ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru