Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 апрель , 10:25

Бүгенге коточкыч авариядә һәлак булганнарның шәхесләре билгеле

19 апрель иртәсе күңелсез башланып китте...

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгына махсус хезмәтләрдәге үз чыганагы  бүген иртән Уфага кергән урында авариягә эләккән “ВАЗ-2115” салонында кемнәр булуын хәбәр иткән.

“ВАЗ-2115” руле артында 2002 елгы Илфат Ф. булган. Пассажир урыннарында Владимир К. белән Владислав Б. булганнар, аларның яше ачыклана. Ике һәлак булган яшь кызның шәхесләре әлегә билгесез.  22нче санлы дәваханәгә Ишембайда яшәгән  21 яшьлек Регина Я. (ул реанимациядә бик авыр хәлдә)  һәм 21 яшьлек Алексей А. (ул аңында булган, аны операциягә алып кереп киткәннәр) озатканнар”, – ди агентлык чыганагы.

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, 21 яшьлек кыз бик авыр хәлдә нейрореанимациядә ята, икенче 22 яшьлек егет  – нейрохирургия бүлегендә, аның хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Исегезгә төшерәбез,  бүген иртән Уфага кергән урында (“Уфа-Ырынбур” автомобиль юлы)  “ВАЗ-2115” белән юлларга су сиптерүче “КамАЗ” йөк машинасы бәрелгән. Җиңел машинаның водителе белән дүрт пассажир һәлак булган.  

P.S.  “Честный репортаж” Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, җиңел машина водителенең исерек булганлыгы ихтимал. Әлегә һәлак булганнарның гәүдәләре авария урынында, ди. Әйткәндәй, “ВАЗ” теркәү исәбеннән төшерелгән булган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: