Хәвеф-хәтәр
18 апрель 2024, 05:53

Эт белән йөргәндә буага батып үлгән

Бүгенге көндә язгы бозга ышанмаска да бит...

https://gkchs.bashkortostan.ruhttps://gkchs.bashkortostan.ru
https://gkchs.bashkortostan.ru

Бүген иртән Башкортстанның Белорет шәһәре буасында бер хатын-кыз батып үлгән.

Ул эте белән йөрергә чыккан булган. Шаһитлар, бер кешенең буада  боз астына төшеп киткәнлеген күреп, тиз арада  ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткәннәр.

“Коткаручылар урынга килеп җиткәч, суда эт булуын күрәләр, аны чыгаралар һәм эзләү эшләрен дәвам итәләр. Кызганычка каршы, 1977 елгы хатын-кыз су астында табылган”, – диләр коткару хезмәтеннән.

Үткән атнада әлеге буада өч малай боз астына төшеп китә язган иде. Якыннан кыз белән егет үтеп бармаса, хәл фаҗигале тәмамланырга мөмкин булган.  

 

https://gkchs.bashkortostan.ru
https://gkchs.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас