Хәвеф-хәтәр
13 апрель 2024, 16:55

Белоретта укучылар боз астына төшеп киткән

Аларны очраклы күреп калучы егет коткарган.

Белоретта укучылар боз астына төшеп киткәнБелоретта укучылар боз астына төшеп киткән
Белоретта укучылар боз астына төшеп киткән

Белоретта шәһәр буасы янында өч укучының йөрүе фаҗигагә әйләнә язган. Алар бозга чыгып, ярдан 200 метр ераклыкка кергәннәр. Бер малай боз ватылып суга төшкән, ә икенчесе дустына ярдәм итәргә теләп, аның артыннан кергән.

Бу вакытта яр буенда егет белән кыз йөргән. Суга баткан балаларны күргәч, алар ашыгыч хезмәтләр чакырганнар һәм үзләре ярдәмгә ашыкканнар. Егет боз өстеннән шуышып барып, коткаручылар килгәнче укучыларны кулларыннан тотып торган. Шул ук вакытта үзе дә яртылаш суда булган.

Коткаручылар ике укучыны һәм егетне алып чыкканнар, табибларга тапшырганнар. Өченче укучы малай ярдәмсез дә үзе ярга чыга алган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас