Аскын районының Солтанбәк авылында Гагарин урамында урнашкан бүрәнә мәчеттә бүген, 15 апрель көнне, янгын чыккан. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгында каза күрүче юк.
“Янгын урынына беренчеләр булып Солтанбәк һәм Үрмияз авыл советларының ирекле командалары килеп җиткән, алар тиз арада ачык янгынны сүндергән”, – диләр ведомствода.
Ни сәбәпле мәчет бинасына ут кабуын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыдознавателе ачыклаячак.
Моңа кадәр без Бүздәк районИске Богады авылында Ураза бәйрәме төнендә янгын чыгуы хакында язып чыккан идек.
Чыганак: bashinform.ru