Хәвеф-хәтәр
10 Апреля 2024, 05:21

Ураза бәйрәме алдыннан мәчеткә төнлә ут капкан

Бүздәк районы Иске Богады авылында булган бу  хәл...

Узган төндә мәчеткә ут капкан. Янгын Бүздәк районы  Иске Богады авылында урнашкан беркатлы мәчеттә чыккан.

Янгын сүндерүгә  10 кеше һәм 7 бермәлек техника җәлеп ителгән, шул исәптә Арслан авыл советының ирекле янгын сүндерү командасы да.  36 кв.м мәйданда ачык ялкынны тиз арада сүндергәннәр.

Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк, дип хәбәр итәләр БР буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Вакыйга урынында янгын лабораториясе  белгече һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе эшли. Алар төнлә мәчеткә  ни сәбәпле ут кабуны ачыклаячак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас