Хәвеф-хәтәр
23 март 2024, 06:15

Подмосковьедагы фаҗига аркасында бездә кайбер чаралар күчерелә

УДНТУда бүген планлаштырылган "Ачык ишекләр" көне дә булмый.

Подмосковьедагы фаҗига аркасында бездә кайбер чаралар күчереләПодмосковьедагы фаҗига аркасында бездә кайбер чаралар күчерелә
Подмосковьедагы фаҗига аркасында бездә кайбер чаралар күчерелә

Подмосковьедагы фаҗига турында язган идек . Бу аяныч хәл аркасында Уфада  УДНТУ, БДПУ һәм УУНиТ студентларның дәресләре дистанцион форматка күчерелә, ә кайберләре бөтенләй булмый. Моннан тыш, УДНТУда бүген, 23 мартка планлаштырылган "Ачык ишекләр" көне икенче вакытка күчерелгән. Әгәр, бу хәбәрне белмичә, ерак шәһәрләрдән яки районнардан югары уку йортына юл тотучылар бар икән, аларны уку йортында барыбер каршы алачаклар һәм шәхси консультацияләр бирәчәкләр.

Шулай ук, Рудольф Нуриев исемендәге XXIV Халыкара балет сәнгате фестиваленең Уфада 23 мартка планлаштырылган «Балет легендасы» гала-концерты да икенче вакытка күчерелгән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас