Җинаять һәм җәза
22 март 2024, 19:59

Подмосковьеда – канлы теракт

Коточкыч. Башка сүз язу да артык...

SHOT  Telegram-каналы.SHOT  Telegram-каналы.
Фото:SHOT  Telegram-каналы. 

Кичке сәгать сигезләр тирәсендә Подмосковьеның Красногорск шәһәрендә   Пикник” төркеме концерты алдыннан камуфляж киемдә биш террорист  “Крокус Сити Холл” бинасына бәреп керә. Алар “Вепрь” һәм “Сайга” ау мылтыклары белән коралланган була.

-Ул вакытта “Крокус”та 7,2 меңгә якын кеше булган. Концерт бинасы нәкъ шулкадәр кеше сыйдыра. Ә билетларның барысы да сатылып беткән, ди.

-“Пикник” төркеме катнашучылары эвакуацияләнеп өлгергән. Тамашачылар  кем ничек булдыра алган, шулай котылган – кем киеменәрен дә алып тормыйча тышка чыгып чапкан, кайсыберәүләр бәдрәфтә качып, аннан чыгып йөгергән, кемдер коммуникацияләр аша чыгып котыла алган.

-Атыштан соң террористлар бинага ут төрткән. Бу хәбәрне язган вакытта, SHOT Telegram-каналы язуынча, янгынга катлаулы ранг бирелгән, концертлар бинасының түшәме ишелү куркынчы бар.

-Дөрләп янган бинада 200гә кадәр тамашачы калган булырга мөмкин, алар арасында балалар да бар. “Крокус”ның түбәсендә ярдәм сорап кычкыручылар да бар.

-Коралланган террористлар бина эчендә, дип яза SHOT. Көч структуралары штурм башлаган.

-Мәскәүдә  “Сирена” планы кертелгән. Полициянең көчәйтелгән составы җыела. ЮХХДИ “Крокус” тирәсен тыгыз квадратка ала,  дип язалар.

-“Крокус”ның биш хезмәткәрен тоткарлаганнар.

-Төнге сәгать бер тирәсендә 40  кешенең һәлак булуы, 100 кешенең җәрәхәтләнүе билгеле булган иде.

Коточкыч. Сүз юк...

Чыганак: SHOT  Telegram-каналы. 

P.S. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрендә   "Крокус Сити Холл"да һәлак булганнарның якыннарының кайгыларын уртаклашты: "Бөтен Башкортстан исеменнән Подмосковьеның  "Крокус Сити Холл"ында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының   тирән кайгыларын уртаклашам. Җәрәхәтләнүчеләргә  сәламәтлек һәм көч телим. Башкортстан сезнең белән. Коточкыч теракт тыныч кешеләрнең гомерләрен өзде,  яраланучылар да бик күп. Бу вәхши  җинаятьне кылган кешеләр, һичшиксез, үз җәзасын алыр, дип ышанам". 

 

Читайте нас