БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында Стәрлетамакта поезд белән ашыгыч ярдәм бәрелешү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән дүрт кешенең хәле турында хәбәр иттеләр. Аларның барысын да 1нче санлы дәваханәгә озатканнар.
Әлеге вакытта юл һәлакәте нәтиҗәсендә имгәнгәнүчеләрнең берсе аввыр хәлдә реанимациядә ята, калганнарның хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли.
“Аларга барлык тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Авариядә каза күргәннәрнең хәле БРның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның шәхси контролендә. Юл-транспорт вакыйгасын республика җитәкчесе үз контроленә алды”, – диләр ведомствода.
Кичә кич теркәлгән авария турында без язган идек. Стәрлебаш трактының тимер юл кичүендә локомотив белән ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешә. Әлегә билгеле булуынча, ашыгыч ярдәм йөртүчесе светофорның кызыл сигналына хәрәкәт иткән. Кызганычка каршы, дәваханәгә алып китеп барган 67 яшьлек авыру ханым һәлак булган. Ике фельдшер, ашыгыч ярдәм йөртүчесе һәм авыру хатынны озата баручы кешеләр имгәнгән.
Аллаһ сакласын, интернеттагы фотосурәтләрдә ашыгыч ярдәм машинасыннан тимер өеме генә калган...
Чыганак: bashinform.ru