Хәвеф-хәтәр
20 февраль 2024, 18:29

Тизрәк дәваханәгә илтеп җиткерәсе пациентны теге дөньяга озаткан

"Ашыгыч ярдәм" машинасы шофёры нык ашыккан, күрәсең. 

Тизрәк дәваханәгә илтеп җиткерәсе пациентны теге дөньяга озатканТизрәк дәваханәгә илтеп җиткерәсе пациентны теге дөньяга озаткан
Тизрәк дәваханәгә илтеп җиткерәсе пациентны теге дөньяга озаткан

Стәрлетамакта ашыгыч ярдәм машинасы белән маневрлы локомотив катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган, дүртесе имгәнгән.

Республика ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, авария бүген, 20 гыйнварда, кичке сигезләр тирәсендә тимер юл аша чыга торган урында булган. Ашыгыч ярдәм машинасындагы кешеләрне коткаручылар  ачып чыгарган. 

БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынннан хәбәр итүләренчә, ашыгыч ярдәм машинасындагы 1956 елгы пациент һәлак булган. Ике фельдшер, шофер һәм пациентны озата баручы кеше имгәнгән. Тимер юл полотносына зыян килмәгән поездлар тоткарланмаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «ашыгыч ярдәм» шоферы светофорның кызыл төсенә тимер юл аша чыгып өлгерергә уйлаган, ул пациентны тизрәк хастаханәгә алып барырга ашыккан. Локомотив кинәт килер чыккан бу машина белән  бәрелешүдән котылу өчен тормозга баскан, ләкин ярдәм итмәгән. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас