Хәвеф-хәтәр
7 февраль 2024, 20:08

Югалган ана белән баласын тапканнар

Гафури районының Юлык авылында  яшь хатын белән 9 айлык баласы югалуы хакында кичә язган идек.  Яшь хатын белән баласын тапканнар. “ЛизаАлерт. Башкортостан”ның аккаунтында алар исән-сау дип язылган. Ана белән баланың кайда һәм  нинди шартларда табылуы турында хәбәр ителми.

Яшь хатын белән бала 5 февральдә юкка чыкканнар. Полициягә һәм югалган кешеләрне эзләүче волонтерларга  хатынның 35 яшьлек ире мөрәҗәгать иткән. 

Аллаһка шөкер, икесе дә исән-сау. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас