-5 °С
Болытлы
Гафури районы Юлык авылында яшәүче Зилә Акбурова (Маскова) һәм аның 9 айлык кызы Венера Маскова югалганнар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр.
Югалган хатынның ире полициягә гариза язган. Зилә кызы Венера белән 5нче февральдә чыгып киткән. Шул вакыттан бирле аларның кайда икәнлеге билгесез. Ufa1.ru порталы белдерүенчә, югалган хатынның "ВКонтакте" челтәрендә дистәләгән аккаунтлары бар, әмма сәхифә хуҗасы анда күптән онлайн булмаган.
Чыганак: lenta.ru