Ленинград өлкәсенең Гатчина районы Старо-Сиверское авылында 4 ел мәрхүм иренең мумиясен саклаган хатын Тибет монахларына табынган. Хатын турындагы бу мәгълүмат 78.ru порталында дөнья күргән. Телеканал хәбәре буенча, иренең мәете таркалмасын өчен, хатын ниндидер ритуаллар ярдәмендә махсус шартлар тудырган. Моннан тыш, дини ышануларыннан чыгып, хатынның ирен җирләүдән баш тартуы да билгеле.
Ана кеше балаларын да оккультизмга җәлеп итәргә маташкан. Ир белән хатынның бүлмәсендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре төрле Мисыр билгеләре һәм картиналары тапкан.
Мәрхүм ир соңгы елларда каты авырган, әмма табибларга мөрәҗәгать итмәгән, үзаллы дәваланган.
Мәрхүмнең ике туган апасы “Известия”гә сөйләвенчә, ир 2016 елдан бирле социаль челтәрләренә кермәгән. Әмма хатын моңа һич аптырамаган, чөнки ул туганы белән сирәк аралашкан.
Без бу хакта язган идек. Ленинград өлкәсендә яшәүче 50 яшьлек хатын ире белән талашкан чакта тормыш иптәше башта кинәт катып калып, аннары егылып үлгәч, гәүдәсен одеялга төргән дә, үзе ятып йоклый торган кроватька яткырган. Борчылган балаларын ул әтиегез тиздән аңына киләчәк, дип ышандырган.