Ленинград өлкәсендә күп балалы ана 4 ел мәрхүм иренең мумиясен саклаган. Бу хакта 78.ру басмасы хәбәр итә.
Басма язуынча, 2020 елда гаиләдә талаш чыга, талаш вакытында хатын иренә үлем тели. Моннан соң ир кинәт кенә катып кала һәм егыла, әмма хатын моны чынга алмаган, ирен кылана дип уйлаган. Дүрт сәгатьтән соң хатынның кызы идәндә яткан әтисе турында сораша башлый, әмма әнисе балага сораулар бирүне тыя, югыйсә мин сине балалар йортына тапшырам дип куркыта. Хатын, ирен одеялга төреп, бүлмәгә күчерә, аннары гәүдәсен кроватька яткыра.
Фатирда мумия барлыгы дүрт елдан соң, гаиләгә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор килгәч кенә, билгеле була. Тикшерү барышында ул кроватьта кеше мумиясенә тап була.
Хатында шизофрениягә нәселдән күчә торган бирешүчәнлек бар, диелә. Ул күптәннән психиатрда күзәтелә икән. Әлеге вакытта хатын психиатрия дәваханәсендә дәвалана.
Ай-һай, русча әйтмешли, “тут дело нечисто”... Кешегә үлем теләгәндә генә ул кинәт үлә аламы? Хәер, 4 ел элек гомере өзелгән кешенең үлеме сәбәпләрен төгәл ачыклап та булмыйдыр инде, соңдыр...
Чыганак: lenta.ru