Хәвеф-хәтәр
31 гыйнвар 2024, 06:28

Студент поезд астында калган

Фаҗига Күмертауда теркәлгән.

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Күмертау тимер  юлында кеше үлеменә китергән фаҗига теркәлгән. “Башинформ”га үз чыганагыннан билгеле булуынча, республика колледжларының берсендә белем алучы 17 яшьлек үсмер наушникларда һәм капюшон кигән килеш тимер юллары буйлап китеп барган. Күмертау –  Ермолаевка тимер юл аша чыгу урынындаул поезд астына эләккән.  

Кызганычка каршы, студент исән кала алмаслык җәрәхәтләнгән...

Полиция вакыйганың нечкәлекләрен өйрәнә.

Эх, мондый очраклар бик еш очрап тора бит, нишләп үсмерләр гомерләренә шулкадәр төкереп карый икән? Күптән түгел генә Подмосковьеда шуңа охшаш очрак теркәлде. Анда үсмер дуслары белән очрашудан кайтып килгән. Әнисе аны ботинкасыннан танып алган... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас