17 гыйнвар кичендә Подмосковьеның Раменский шәһәр округында электричка 15 яшьлек үсмерне таптаган. Фаҗига хакында малайның әнисе мессенджердагы чаттан укып белә һәм улын ботинкаларыннан таный.
“МК” ачыклавынча, фаҗига Игнатьево станциясендә теркәлгән. Анда тугызынчы сыйныф укучысы классташлары белән очрашудан кайтып килгән. Салкын тиеп, ул берничә көн мәктәпкә йөрмәгән, фаҗига көнендә исә дуслары белән күрешергә уйлаган булган.
18:30 сәгать тирәсендә үсмер тимер юл кичүе аша чыккан. Ул наушникларда булган, башына капюшон кигән. Өлкә ягыннан станциягә Шатура – Мәскәү элеткричкасы якынлашкан. Тимер юллары аша чыккан кешеләр арасында малай иң соңгысы булган. Состав якынайганда, халык тизрәк чыгарга ашыккан. Тугызынчы сыйныф укучысы исә моны күрмәгән, аңа кычкыра башлаганнар, әмма ул ишетмәгән... Үсмер поезд астында калган.
Бу вакытта башкаладан электричкада һәлак булган малайның әти-әниләре эштән кайтып килгән. Малайның 41 яшьлек әнисе поселокның чатында фаҗига турында хәбәрне укыган. Анда поезд билгесез үсмерне таптаган, дип язганнар.
–Без станциягә фаҗигадән соң 10 минут үтүгә килеп төштек. Мин ахыргача һәлак булган үсмер улым түгелдер, дип өметләндем. Әмма мин хаклы булып чыкканмын. Улымны ботинкаларыннан таныдым, без ул аяк киемнәрен икәү сайлап алган идек... – ди мәрхүмнең әнисе.
Малай мәктәптә әйбәт укыган. Чирләгәннән соң тизрәк терелеп, дәрескә йөри башлавын түземсезләнеп көткән. Ул биюләр һәм шахмат белән мавыккан.
Наушниклар кигән үсмерләрнең поезд, машина астында калу очраклары күп булды. Миңа калса, өйдә ата-аналарга да, мәктәптә класстан тыш дәресләрдә дә балаларга бу хакта кат-кат сөйләргә кирәк. Һәлак булганнарның исемнәре белән... Бәлки, шунда яшьләр азрак уйланыр?
Чыганак: mk.ru