Хәвеф-хәтәр
19 гыйнвар 2024, 09:55

“Әти-әнине юатыр сүзләр табып булмый...”

Ике бала янып үлгән фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды. 

Бүген төнен Мишкә районы Лепешкино авылында коточкыч фаҗигадә 3 һәм 4 яшьлек ике баланың янгында үлүе турында язган идек. Ана кеше 7 айлык кызын гына коткарырга өлгергән.

Район башлыгы Павел Трапезников әйтүенчә, гаилә имин булган, бер кайда да исәптә тормаган.

“Бу төндә хатын балалары белән өйдә була. Гаилә башлыгы вахта белән эшли. Аңа бу хәл турында хәбәр иткәннәр, ул әле кайтыр юлга чыккан. Алар, иске өйләре янына яңа йорт салып, яңарак кына күчкән иделәр. Белүемчә, эчтән бүленмәгән дә булган шикелле. Менә шул яңа өйдә янгын чыккан. Әлегә сәбәбе билгеле түгел. Следователь тикшерә”, – дип сөйләгән ул “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына.

Хатан исә әле сабые һәм әнисе белән урындагы дәваханәдә.

“Аңа дәваханәдә калырга тәкъдим иткәннәр. Әмма ул баш тарта. Иске өйләренә кайта. Бу авылда аларның туганнары яши, алар гаиләгә ярдәм итә. Без хакимият тарафыннан матди ярдәм күрсәтәбез. Җирләү эшләрен оештырырга ярдәм итәчәкбез. Депутатлар да, урындагы халык та, оешмалар җитәкчеләре дә кушыла”, – ди район башлыгы.

Аның сөйләвенчә, өйдә извещатель булган. Аны 2023 елда куйганнар. “Ул янгынны кисәткәнме икәнлеген әйтүе авыр. Чөнки әни кеше шок хәлендә йөгереп чыккан. Әлегә ул корылманың эшләгәнме-юкмы икәнлеген әйтә алмады. Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортның түбәсе ишелеп төшкән, ә извещатель янган иде, – ди Павел Трапезников. – Өйне тергезерлек түгел”.

Ул, каза күргән гаиләнең, аларның якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашуын белдереп: “Бу бик зур кайгы... Үлгән балаларның әти-әнисен юатыр сүзләр табып булмый...” – диде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас