Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 гыйнвар , 09:15

Ике бала янып үлгән...

Нинди ачы кайгы...

https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru

Бүген төнен Башкортстанның Мишкә районында җанөшеткеч фаҗига булган: Лепешкино авылында янгында ике бала янып үлгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, янгын шәхси йортта төнге сәгать 2ләр тирәсендә башланган. Бу вакытта әни кеше өч баласы белән өйдә була.

“Тавышка уянган хатын 7 айлык баласын ала һәм урамга йөгереп чыга. Бу вакытка өй эче төтенгә тулган була һәм яна башлый. Яңадан өй эченә керү мөмкин булмый. Ә өйдә тагын ике бала – 3 һәм 4 яшьлек кызлар калган була”, – диләр коткаручылар.

Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә йорт тулысынча ут эчендә була. Янгынны сүндергән вакытта балаларның гәүдәләрен табалар.  

Әлеге вакытта фаҗига урынында тикшерү бара. Хатын белән психологлар эшли.

Автор:Язгуль Сафина
Читайте нас: