Хәвеф-хәтәр
12 декабрь 2023, 05:27

Яшьләр Радий Хәбиров бүләк иткән сертификатны югалткан

Эх... Фатирлы булдык дигәндә генә...

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Декабрь башында Радий Хәбиров яшь гаиләгә фатир алу өчен сертификат бүләк иткән иде.  

Исегезгә төшерәбез: бу хәл Мәскәүдә Башкортстан көннәре кысаларында “Русия” халыкара күргәзмә-форумы вакытында булды. Анда республиканың яшь пары – Сибай егете Заһир Сәфәргалин белән Баймак сылуы Юлия Сөләйманованың никахы һәм милли туй йоласы узды. ВДНХ сәхнәсендә үткән никахлашу тантанасыннан соң, яшьләрне гаилә корулары белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова да котлады. Төбәк җитәкчесе, яшьләргә изге теләкләрен җиткереп, Уфада фатир алу өчен сертификат бүләк итте.

Әле яшь пар өйләренә кайткан. Әмма кайтып җиткәч кенә багажлары юклыгын аңлаганнар. Юлия һәм Заһир Сәфәргалиннарның шәхси әйберләре белән бергә фатирга сертификатлары да югалган...

Республика хөкүмәтеннән бу хәлгә карата “кәгазь сертификатның югалуына борчылырга кирәкми” дип җаваплаганнар. Яшьләргә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатканнар.

Әйткәндәй, сертификатның номиналы юк. Сибай студентлары Уфада теләсә кайсы фатирны сайлый ала.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас