

Бүген Мәскәүдә Башкортстан көннәре кысаларында «Русия» Халыкара күргәзмә — форумында республиканың яшь пары — Сибай егете Заһир Сәфәргалин белән Баймак сылуы Юлия Сөләйманованың никахы һәм башкорт милли туйлары йоласы узды.
ВДНХ сәхнәсендә үткән никахлашу тантанасыннан соң, яшьләрне яңа гаилә корулары белән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм аның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова да котлаган. Төбәк җитәкчесе яшь гаиләгә изге теләкләрен җиткереп, Уфада фатир алу өчен сертификат бүләк иткән.
"Сезнең никахыгыз бүген тылсымлы урында уза һәм монда җыелган халык сезнең туегызның шаһитлары булды. Бәхетле яшәгез! Бер-берегезне яратыгыз һәм хөрмәт итегез, озын һәм парлы тормышта яшәгез.
Бүген Башкортстанда 50 меңнән артык күп балалы гаилә бар һәм сез аларның сафларын тулыландырсагыз, без бик шат булырбыз», — дигән Радий Хәбиров.
Юлия һәм Заһир Уфа фән һәм технологияләр университеты (УУНиТ) студентлары. Юлия казах, төрек телләрен белә. Заһир IT белгече. Армиядә хезмәт итеп кайткан.
"Радий Хәбировтан мондый бүләк алгач, без шок хәлендә калдык. Туебыз Мәскәүдә - шундый күргәзмәдә узуы - безнең өчен язмыш бүләге. Республика башлыгының теләкләрен үтәргә һәм ким дигәндә өч сабыйның әти — әнисе булырга тырышырбыз», - дип тәэссоратлары белән уртаклашкан яшь гаилә.
Олег Яровиков фотосы.