

Кичә, 24 ноябрьдә, Белорет районының Азнагул авылы янында Агыйдел елгасы аша күпердән “Шкода” машинасы төшеп китеп, әниләре белән ике бала үлүе турында хәбәр иткән идек.
“Шкода Октавия” автомобилен руле артында утырган 41 яшьлек хатын транспорт йөрү тыелган күпергә барып керә. Автомобиль шунда ук күпердән елгага төшеп китә... Бу вакытта машинада хатын белән аның ике баласы була.
Урындагы халык ярдәмгә ташлана. Трактор белән машинаны елгадан тартып чыгаралар. Әмма пассажирларны коткарырга өлгермиләр. Хатын һәм аның ике баласы да үлгән була...
Һәлак булган хатынның гаиләсендә өч бала – ике кыз һәм бер малай тәрбияләнгән. Хатын китапханәдә эшләгән, актив тормыш алып барган, әдәби чараларда катнашкан.
Ни өчен автомобиль җәяүлеләр йөри торган күпергә барып кергән? Бу сорауга әле җавап юк. Бәлки, водитель кисәтүче билгене күрмәгәндер, бәлки, машина белән идарәне югалткандыр дигән фикерләр бар.
Әле бу аянычлы вакыйга буенча тикшерү эше бара.