

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсенә Белорет районында Азнагул авылы янында Агыйдел елгасына «Шкода» җиңел автомобиленең күпердән төшеп китүе турында хәбәр килгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, машинада 2 бала һәм хатын-кыз булган. Балаларны машинадан җирле халык чыгарган. Кызганычка каршы, хатын үлгән. Балаларга беренче ярдәм күрсәтелә.
Мәгълүмат оператив, әлеге вакытта аны ачыклыйлар. Фаҗига булган урынга Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты хезмәткәрләре юлланган.