

Кичә Уфа музыка көллиятендә 12 студент агуланган дип хәбәр иткән идек.
Әлеге вакыйга уңаеннан Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе тикшерү үткәрә башлаган иде. Ведомство вәкилләре колледжда лаборатор тикшерүләр үткәргән, азык-төлекнең эпидемиологик таләпләргә җавап бирүен ачыклаган. Һәм алар түбәндәге җавапны җиткерде.
“Лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, интернатта яшәүче балаларда чир билгеләре барлыкка килүгә норовирус инфекциясе сәбәпле. Бу инфекция интернатның кайсыбер хезмәткәрләрендә һәм балаларны тукландыру белән шөгыльләнүче аутсорсинг компаниясе хезмәткәрләрендә ачыкланды”, – диелә ведомствоның рәсми җавабында.
Әле балаларның хәле канәгатьләнерлек, барысы да өйләрендә. Моннан тыш, колледжда өстәмә санитар-эпидемиологик чаралар үткәрелә, диләр.
“Барлык мәсьәләләрне ачыклаганчы азык-төлек блогының эшчәнлеге вакытлыча туктатылды. Инфекция таралу куркынычы юк”, – дип хәбәр иткәннәр ведомстводан.