

Уфа музыка көллиятендә 12 бала агуланган. Аларның әти-әниләре әйтүенчә, балалар ашта чебеннәр һәм личинкалар тапканнар.
Пушкин урамында урнашкан интернатта яшәүче яшүсмерләрнең эчләре авыртуына зарланганнар һәм косканнар. Уку йортында "Роспотребнадзор" килеп җиткән, ә табиблар анализ өчен азык-төлек пробалары алганнар. Әти-әниләренә укучылар аш тәлинкәләрендә личинкалар да килеп чыга иде, дип сөйләгәннәр.
Колледж җитәкчелеге, эпидемиологик тикшерү бара һәм әлегә балаларның нәрсә белән агулануы аңлашылмый, ди.
Билгеле булганча, балаларны азык-төлек белән икенче компания тәэмин итә. Барлык укучыларны 25 ноябрьгә кадә каникулларга җибәргәннәр. Әти-әниләр бу хәлне болай гына калдырмаганнар, прокуратурага гариза җибәргән, - дип яза Телеграмдагы "Mash Batash" каналы.
Фото: Видеодан скрин.