Хәвеф-хәтәр
8 сентябрь 2023, 07:05

Җиде кешене дәваханәгә озатканнар

Алар түләмә ачыкланган территориядә яши. 

24newnews.ru24newnews.ru
Фото:24newnews.ru

Медиклар Воронеж өлкәсе Богучар районының Лебединка авылындагы түләмә (сибирская язва) учагыннан  җиде кешене дәваханәгә озаткан. Бу хакта  район медицина ярдәме станциясе вәкиленә сылтанып, ТАСС хәбәр итә. Пациентларны Воронеждагы 8 санлы инфекцион авырулар дәваханәсенә салганнар.

Пациентларның икесе – хатын-кыз, бишесе – ир-ат. Авырулар арасында механизатор, сакчы һәм мал караучы бар.

Августта Воронеж өлкәсенең Панин районында түләмә белән авырган терлек түшкәсен бүлгәләгәннән соң бер ирне дәваханәгә озатулары хакында язган идек.

Панин районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Район хакимияте дезинфекция чаралары үткәрә, шулай ук чит кешеләрнең күчеп йөрүе 16 ноябрьгә кадәр чикләнгән. Моннан тыш, район территориясендә түләмәгә каршы вакцинацияләнмәгән хайваннарны сую, азык әзерләү һәм аулау тыелган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас