

Воронеж өлкәсендә түләмә (сибирская язва) белән зарарлану очрагы теркәлгән.
Йогышлы авыру учагы Воронеждан 35 километр ераклыкта урнашкан. Панин районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Инфекцияне җирле 52 яшьлек фермер сату өчен әзерләгән эре мөгезле терлек итендә тапканнар. Аның хуҗалыгыннан бер дуңгызны юк иткәннәр.
Роспотребнадзор белгечләре алынган өлгеләрне тикшерә. Шулай ук элемтәдә булган затлар даирәсе билгеләнгән, алар табиблар күзәтүе астында тора.
Биш километр радиустагы территория, шул исәптән Ивановка һәм Катуховский Выселки авыллары уратып алынган, ике блокпост куелган. Бу территориядә 210 кеше яши. Панин районы хакимияте дезинфекция чаралары үткәрә, шулай ук чит кешеләрнең күчеп йөрүен 16 ноябрьгә кадәр чикли. Моннан тыш, район территориясендә түләмәгә каршы вакцинацияләнмәгән хайваннарны сую, азык әзерләү һәм аулау тыелган.
Чыганак: lenta.ru