Хәвеф-хәтәр
30 июль 2023, 13:19

Коточкыч фаҗига...

Мари Элдагы давыл вакытында Башкортстанда туып-үскән хатын һәм аның ике баласы һәлак булган...

https://vk.com/rakhmangulov_rkhttps://vk.com/rakhmangulov_rk
https://vk.com/rakhmangulov_rk

Кичә, 29 июльдә, көчле җил, гарасат аркасында Идел буе федераль округының 8 төбәгендә 9 кешенең үлүе турында хәбәр иткән идек.

Үлем очракларының 7се Мари Элда булды. “Мари Чодра” милли паркындагы Яльчик күлендә көчле җил нәтиҗәсендә палаткалы лагерь өстенә агачлар ауган. Туристлар палатка эчендә булган. Төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 27 кеше зыян күргән. Ни кызганыч, аларның 7сенең гомере өзелгән, шул исәптән өч баланың...

Һәлак булганнар арасында Башкортстанда туып-үскән хатын һәм аның ике кечкенә баласы да була. 32 яшьлек Гөлнара С. – Стәрлебаш районыннан. Бер баласына – 2 яшь, кече кызына нибары 2 ай гына була. Гаилә Казанда яшәгән. Гөлнара М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган һәм Татарстан Фәннәр академиясенең халык иҗаты бүлегенең гыйльми хезмәткәре булып эшләгән.

Ире әлеге вакытта Волжск дәваханәләренең берсендә авыр хәлдә.

Мәрхүмнәрне Стәрлебаш авылында, якынча мәгълүмат буенча, 1 августта җирләячәкләр.

Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов әлеге хәл турында үзенең Вконтакте сәхифәсендә хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, фаҗига сәбәпле, яшь әнине һәм аның сабыйларын алып кайту һәм җирләү өчен акчалата ярдәм җыю игълан ителгән.

Реквизитлары: 4276 0600 1429 2828, Сбербанк картасы. Алучысы: Рима Фаритовна Я. (Стәрлебашта яши, мәрхүмәнең әнисе).

Мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз...

 

 

https://02.mchs.gov.ru
https://02.mchs.gov.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас