

Бүген, 30 июльдә, Башкортстанда һава торышының бозылуы фаразлана.
Гадәттдән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяк-кынчыгыштан, көнчыгыштан. Вакыты белән аның тизлеге секундына 18 метрга җитәргә ихтимал.
Һава температурасы көндез +30, +35 градуска кадәр менәчәк.
Һава торышы кичә үзгәрә башлады. Ул Идел буе федераль округының 8 төбәгенә – Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Түбәнге Новгород, Пенза, Ульян, Киров һәм Самара өлкәләренә шактый зыян салды. Көчле җил аркасында 520 торак пунктта энергия линияләре җимерелгән, 550 агач ауган, 41 йорт һәм 7 социаль объектның түбәләренә зыян килгән. Иң аянычы – 9 кеше үлгән, 76сы тән җәрәхәтләре алган...
Әле зыян килгән урыннарда коткаручылар эшли.
Синоптиклар фаразлавынча, һава торышы бүген дә "үз характерын" күрсәтергә мөмкин. Шуңа коткаручылар табигатькә баруны, елга-күлләрдә су коенуны кичектереп торырга киңәш итә. Кинәт кенә яшен һәм көчле җил башланса, агачлар һәм тиз җимерелергә мөмкин булган биналардан ераграк качыгыз, диләр ашыгыч хезмәтләр.