

Кырмыскалы районы хакимиятенең рәсми битендә хәбәр итүләренчә, интернетта Кабак авылы пляжында, имеш, бер хатынга пневматик коралдан аткан үсмерләр турында мәгълүмат таралган. Шулай ук постларда егетләр, хатынны яралап, качкан дип тә язалар. Муниципалитетта исә бу вакыйганың бөтенләй икенче төрле булуын һәм аның фаҗигале дәвамын булуын язалар. Район хакимиятенә мәгълүматның рәсми чыганаклардан булуын да ассызыклыйлар.
“Шулай итеп, 10 июль кичендә өч балалы гаилә һәм ана кешенең ахирәте Кабак авылы янында Агыйдел яры буенда ял иткәннәр. Хатынның ахирәте банкаларга пневматик коралдан ата башлаган. Тик, игътибарсызлыгы аркасында дустының кулына аткан. Яраланган хатынны район дәваханәсендә кабул иткәннәр һәм Дим шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Хатынның кулына аткан үсмерләр турындагы мәгълүмат уйдырма (вакыйганың кире нәтиҗәләреннән куркып, шулай дигәннәр) булып чыккан. Каза күргән хатын суд-медицина экспертизасы үтүдән баш тарткан һәм бу очракны ачыклауны туктатуны үтенгән”, – дип аңлаталар район хакимиятендә.
Вакыйга моның белән генә тәмамланмаган. Кабак авылында яшәүче ахирәтенең кулына аткан хатын пляждагы бу хәлдән соң өч көн үтүгә авариягә эләккән. Ул идарә иткән “ВАЗ-2121” авыл мәктәбе янында кюветка төшеп киткән. Руль артындагы әлеге хатынны һәм җәрәхәт алган бер пассажирны Уфаның 22 санлы дәваханәсенә илткәннәр. Анда җитди имгәнгән хатын үлгән. Водитель хатынның машина йөртү хокукы булмавы һәм руль артына исерек килеш утыруы билгеле.
Чыганак: bashinform.ru