Җинаять һәм җәза
13 июль 2023, 10:00

Су керергә килгән ханымга... атканнар

Нәрсә бу? Үсмерләрнең шаяруымы, ялгышлыгымы? Полиция ни әйтер?

Су керергә килгән ханымга... атканнарСу керергә килгән ханымга... атканнар
Су керергә килгән ханымга... атканнар

Кырмыскалы районында күңелсез хәл булган – ярый әле үлүчеләр юк. Эш шунда – Кабак авылыннан ерак түгел  Агыйдел елгасы ярында пляжда бер ханымга... атканнар.

Мәгълүматлар буенча шул билгеле – ханым “хоп” иткән тавыш ишеткән, аннары кулында кискен авырту тойган. Ә тагын да бераздан кулыннан кан агуын күргән. Әйтүләренчә, инцидент вакытында  кулында баласы да булган.

“Тикшерү вакытында кулдагы яраның пневматик коралдан атылган пулядан булуы ачыкланган. Зыян күргән ханым әйтүенчә, аңа пневматик коралдан шешәләргә атучы билгесез үсмерләрнең пулясы  тияргә мөмкин”, - диләр  тикшерүчеләр. Ә ул пуля сабыйга тисә?! Уйларга да куркыныч.

Хәзерге вакытта пневматик коралдан аткан үсмерләрне, бу хәлнең шаһитларын ачыклыйлар.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас