

Республикада ял көннәрендә – 8 һәм 9 июльдә – Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә сулыкларда теркәлгән 11 фаҗига турында хәбәр килеп ирешә.
"Тугыз кеше һәлак булды, икесен коткарып кала алдык, — дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә. – Һәр вакыйга буенча оператив-тикшерү чаралары үткәрелә. Шаһитлар әйтүенчә, суга батучы өлкәннәр спиртлы эчемлекләр кулланган. Су коену урыннары кайда туры килгән, шунда булган дигәндәй, халык телендә алар “кыргый пляжлар" дип атала”.
Коткаручылар су коену өчен бары тик махсуслаштырылган урыннарны сайларга киңәш итә.
“Су коеныр алдыннан хәмер эчеп гомерегезне хәвеф астына куймагыз. Балаларны ялгызы су буенда калдырмагыз”, – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
Моңа кадәр без 8 июль көнне Дүртөйле районының Әңгәсәк авылы тирәсендә Күәш елгасында 8 яшьлек малайның батып үлүе турында язган идек.
Бишбүләк районында исә шулай ук фаҗига теркәлгән. Коткаручылар сөйләвенчә, 8 июль кичендә 2004 һәм 2006 елгы ике дус эссе эш көненнән соң Богдан авылыннан өч километр ераклыктагы буага су коенырга киткәннәр.
“Ярдан дүрт метр ераклыкка йөзеп киткәннән соң, егетләрнең өлкәнрәге йөзә алмыйм, дип кычкыра башлый. Дусты ярдәмгә ташлана, әмма иптәшен коткарырга аның көче җитми“, — дип сөйли коткаручылар.
Соңрак һәлак булган егетнең гәүдәсен водолазлар таба.
Чыганаак: bashinform.ru