Хәвеф-хәтәр
9 июль 2023, 03:46

8 яшьлек бала батып үлгән

Фаҗига кичә Дүртөйле районында теркәлгән.

8 яшьлек бала батып үлгән8 яшьлек бала батып үлгән
8 яшьлек бала батып үлгән

Дүртөйле районының Әсән авылы янында кичә, 8 июль көнне, Күәш елгасында фаҗига теркәлгән. Бу хакта БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр. Елгада 8 яшьлек бала батып үлгән . Малайның су коенырга махсус тәгаенләнмәгән урында батуы билгеле. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Баланың гәүдәсен судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Шушы көннәрдә генә ел башыннан алып республика сулыкларында 34 кеше гомере өзелүен язган идек инде.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас