

Калтасы районында кичә кич янгын чыккан. Утта өлкән яшьтәге хатын һәлак булган, дип хәбәр итәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. Янгын Яңа Яш авылының Бакча урамында чыккан.
“Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 1947 елгы хатын һәлак булган. Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклыйлар”, – диләр ведомствода. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында барысын да янә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.
Шушы көннәрдә чыккан янгыннарда шулай ук хатын-кызлар һәлак булды. Гафури районында теркәлгән янгында 1977 елгы хатынның гомере өзелсә, Стәрлетамак шәһәрендә “кызыл әтәч” 1963 елгы хатын-кыз үлеменә сәбәпче булды.
Чыганак: bashinform.ru