

Республикада теркәлгән чираттагы янгында бер хатын һәлак булган. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә хәбәр итәләр. Гафури районының Красноусольский авылының Фрунзе урамындагы шәхси йортның төтәсләп ятуы турындагы хәбәр коткаручыларга бүген иртән билгеле була. Ачык янгынны 5.40 сәгатьтә сүндергәннәр. 54 квадрат метр мәйдандагы идән тактасы, кровать һәм кровать янәшәсендәге стенага зыян килгән.
“Коткаручылар килеп җиткәнче ире хатынын йорттан алып чыга һәм ашыгыч ярдәм медикларына тапшыра. Кызганычка каршы, табиблар соңрак 1977 елгы хатынның үлемен раслый”, – диләр ведомствода.
Янгын сәбәбе ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru