

Мәләвездә шаурма ашап агулану очрагы буенча үткәрелгән эпидемиологик тикшерүдә яңа нечкәлекләр ачыкланды, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.
Ведомство хезмәткәрләре гомум туклану предприятиесендә күптөрле хокук бозулар тапкан, эшкә медицина тикшерүе үтмәгән кешеләрне җәлеп иткәннәр.
“Шуңа эпидемиологик тикшерү мәгълүматларына ярашлы, агуланулар сәбәбе – предприятиенең тиешле санитар хәлдә булмавы, – диләр төбәк буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә. – Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, предприятие хезмәткәрендә, шулай ук ризык әзерли торган ингредиентларда кискен эчәк инфекциясе китереп чыгаручы норовирус табылган”.
Соңгы мәгълүматлар буенча, мәләвезлеләр арасында башка кискен эчәк инфекциясе белән авыручы юк. Медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать иткән 14 кешенең хәле канәгатьләнерлек. Эпидемиологик тикшерү дәвам итә.
Шаурма белән сәүдә итүче киоскны япканнар дип язган идек. Шәһәр прокуратурасы бу вакыйга буенча тикшерү оештырган.
Чыганак: bashinform.ru