Хәвеф-хәтәр
9 Май 2023, 05:26

Мәләвездә 18 кеше шаурма ашап агуланган

Күбесе дәваханәгә эләккән. 

Мәләвездә 18 кеше шаурма ашап агуланганМәләвездә 18 кеше шаурма ашап агуланган
Мәләвездә 18 кеше шаурма ашап агуланган

Мәләвездә 18 кешенең шаурма ашап агулануы аркасында кичә, 8 майда, җинаять эше кузгатылган.

Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Идарәсе хәбәр итә. Беренчел версия буенча, кешеләр ике көн элек кенә ачылган гомум туклану ноктасында сатып алынган шаурма белән агуланган.

Билгеле булганча, 7 майда Октябрь урамында урнашкан «Муравей» сәүдә үзәгендә эшли башлаган «Донер» киоскы шик астына алынган. Анда сатылган азыкны ашап агулану билгеләре белән хастаханәгә 18 кеше, шул исәптән тугыз бала мөрәҗәгать иткән.

Сораштыру үткәрү нәтиҗәсендә шул ачыкланган - барысы да көндез бу яңа ачылган киоскта шаурма белән сыйланганнар һәм бераздан кинәт хәлләре аламаланган. "Барысы да табибларга мөрәҗәгать итеп, берничәсе хастаханәгә эләккән. Азык-төлек продукциясен сату урынына шунда ук тикшерү-оператив төркем белән Роспотребнадзорның төбәк идарәсе хезмәткәрләре барган. Хәзерге вакытта киоскның эшчәнлеге туктатылган", — дип хәбәр иттеләр Тикшерү идарәсендә.

Экспертлар киосктан азык-төлекне тикшерүгә алып, бу оешма хезмәткәрләреннән һәм шаһитлардан сорау алганнар. Тикшерү барышында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә бәя биреләчәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас