

Кичә Иглин районы үзәгендә теркәлгән зур янгынның сәбәбен атаганнар. Үз ихатасында чүп яндырган хатын аркасында ике йорт һәм каралты-курага ут капкан. Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, полицейскийлар белән әңгәмә вакытында хатын ут белән сак кыланмавын раслаган. Ул янгын белән үзаллы көрәшеп караган, әмма уңышсыз. Ялкын тиз арада башка биналарга күчкән. Әлеге вакытта тикшерү эше бара. Аның ахырында процессуаль карар кабул ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Иглин авылының Целинная урамында янгын кичә чыкты. Көчле җил аркасында яшен тизлегедәй таралган ялкын белән көрәшкә хәтта вертолет җәлеп иттеләр. Ике сәгатьтән азрак вакыт эчендә 569 кв. м. мәйданда янгынны таралмаслык дәрәҗәгә китергәннәр. Тагын 16 минуттан янгын тулысынча сүндерелгән. Янгын 2 торак йортны, 4 мунчаны һәм ике абзарны юк иткән.
Каза күрүчеләр юк.
Кызганыч, җилле көннәрдә коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый, дип ничәмә тапкырлар кисәтсәләр дә, һаман яга торалар. Ахырда янган чүп-чар белән бергә йортлар да көлгә әйләнә...
Чыганак: bashinform.ru