Хәвеф-хәтәр
6 Май 2023, 18:39

Бүген Иглинда коточкыч янгын булды

Ишеткәнсездер инде...

Бүген Иглинда коточкыч янгын булдыБүген Иглинда коточкыч янгын булды
Бүген Иглинда коточкыч янгын булды

Башкортстан прокуратурасы Иглин районы үзәгендә  бүген көндез теркәлгән янгын сәбәпләрен ачыклауны үз контроленә алган. 

Вакыйга урынында хокук саклау органнарының эшен Иглин районы прокуроры Марсель Мәкъсүтов җайга сала. Исегезгә төшерәбез, бүген Иглин районы үзәгендә зур янгын чыгу сәбәпле ике йорт һәм берничә каралты-кура янды.

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, янгынга югары хәвеф дәрәҗәсе бирелгән. Барыбыз да күреп торабыз, көне буена көчле җил исә. Нәкъ шул сәбәпле янгын зур тизлек белән таралган. 

Аннары, биналарның бер-берсенә бик якын һәм тыгыз урнашуы да моңа юл куйган. Ялкын өч мунчаны, тактадан һәм бүрәнәдән төзелгән каралтыларны ялмап алган, шуннан янгын күрше ихатадагы торак йортка һәм гаражга күчкән. Янгын белән көрәшүчеләр янгын-коткару вертолетын җәлеп итәргә карар кабул иткәннәр.

Бүген Иглинда коточкыч янгын булды
Бүген Иглинда коточкыч янгын булды
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас