Хәвеф-хәтәр
22 апрель 2023, 12:29

Авариядә БРның Югары суды судьясы һәлак булган

newsbash.runewsbash.ru
Фото:newsbash.ru

Дүртөйле районында  бүген микроавтобус һәм иномарка катнашлыгында теркәлгән авариядә Башкортстанның Югары суды судьясы Андрей Власов һәлак булган. Власов “Mazda CX-9” руле артында булган. БРның Югары суды судьясы вазифасына аны   2013 елда тәгаенләнгәннәр.

Авария Дүртөйле-Нефтекама автомобиль юлының 19нчы километрында Яңа Биектау торак пункты тирәсендә  иртәнге 09:30 сәгать тирәсендә теркәлгән. “Mazda СХ-9” һәм 14 пассажир утырткан  “Peugeot Boxer” микроавтобусы бәрелешкән. Җиңел машина водителе, югарыда язуыбызча, һәлак булган, 13 кеше каза күргән.

Ике пассажир хатынны Дүртөйле дәваханәсенә салганнар. Ун кеше амбулатор ярдәм алган, диләр  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсендә.

Авария сәбәпләре ачыклана. Микроавтобус  – шәхси ташучыныкы. Бу юлы ул Ижевскига юлланган булган. Авария очрагы буенча прокуратура тикшерү оештырган. 

Чыганак: ufa.rbc.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас