Хәвеф-хәтәр
22 апрель 2023, 09:04

Дүртөйле юлында – коточкыч авария

Автобус белән иномарка ни сәбәпле юлны бүлешә алмаган?

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Бүген иртән республикада коточкыч авария теркәлгән. Дүртөйле-Нефтекама юлының 19нчы километрында “Мазда СХ-9”   һәм “Пежо Боксер” автобусы бәрелешкән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә  җиңел машина водителе авария урынында ук үлгән. Автобуста 14 пассажир булган. Вакыйга урынына тиз арада махсус хезмәтләр килгән. Алар авариянең сәбәпләрен  ачыклый. Дүртөйле район дәваханәсенә автобусның 10 пассажиры һәм иномарканың 1 пассажиры озатылган. Шәхси ташулар белән шөгыльләнүче водитель йөрткән “Уфа-Ижевск” маршруты буенча хәрәкәт иткән.

Машиналарның ягулыгы акмаган. Юлда реверсив хәрәкәт оештырылган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас